Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышында балалар сәламәтләндерү учреждениеләрендә балаларның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм республика балалар сәламәтләндерү лагерьларының 2019 елгы җәйге кампаниягә әзерлеге турында; балалар сәламәтләндерү лагерьларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында; хроник авырулары булган балаларның, шулай ук инвалид балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру мәсьәләләре каралды.
Утырыш эшендә социология бүлеге башлыгы Л.Ф.Казанцева катнашты.