2019 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда берничә министрлык һәм ведомство җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлек башлыклары Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарының үтәлеше турында, шулай ук әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру күрсәткечләрен мониторинглау нәтиҗәләре турында чыгышлары тыңланылды һәм фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең социология бүлеге җитәкчесе Казанцева Л.Ф. катнашты.