Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында төбәктәге инвестицион климатның агымдагы торышына һәм 2019 елда Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Милли рейтингы күрсәткечләре динамикасына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.

«Татарстан Республикасында инвестицион климатның агымдагы торышы турында» доклад белән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

Кече эшмәкәрлеккә ярдәмне бәяләүче күрсәткечләр динамикасы һәм аларны яхшырту буенча тәкъдимнәр турында Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев сөйләде.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов сүзләренә караганда, хакимиятләр кече бизнес белән эшләргә, вакытында ярдәм итәргә тиеш.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International