ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2017 ел
сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Россия Саклык банкы венчур фондының идарәче партнеры Виктор Орловский лекция укыды. Лекция цифрлы икътисад үсеше, шулай ук хәзерге җәмгыятьнең яңа куллану модельләре мәсьәләләренә багышланган иде.

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Песошин, ТР премьер-министры урынбасары - ТРМинистрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры -ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңлады.

Виктор Орловскийны сәламләп, Алексей Песошин Саклык банкының венчур фонды кыска вакыт эчендә Россия һәм шулай ук чит илләрнең профессиональ даирәләрендә киң танылды, дип ассызыклады.

“Фондның мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә кызыклы һәм уңышлы гамәлгә ашырылган проектлары аз түгел”, - диде ул.

Лекция барышында Виктор Орловский Россия һәм дөньядагы цифрлы икътисад үсешенең төп этаплары, бу процессларның икътисади һәм социаль файдасы турында сөйләде.

Моннан тыш, лектор куллануның заманча модельләре темасына кагылды, аерым алганда, аларның күрсәкечләрен бәяләүнең яңа алымнары, файдалану юнәлешләре хакында сөйләде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International