Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40-нчы утырышы кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Юлламасында республикабызның төп тормыш өлкәләре кузгатылды. Рөстәм Миңнеханов республиканың сәяси вәзгыятенә һәм социаль-икътисадый торышына җентекле анализ бирде, социаль әһәмиятле проблемаларын хәл итү юлларын һәм Татарстанның үсеш бурычларын билгеләде.
Утырышта ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.