2024 елга Татарстан Республикасы Раисының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы проектын әзерләү буенча киңәшмә

2023 елның 1 сентябре, җомга

2023 елның 31 августында Губернатор сараенда Татарстан Республикасы Рәис Администрациясе җитәкчесе А.А. Сәфәров рәислегендә 2024 елга Татарстан Республикасы Раисының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы проектын әзерләү буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм югарыда күрсәтелгән эшче төркем әгъзаларының тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләп бетерелгән Татарстан Республикасы Рәисенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасы проектының варианты тикшерелде.

Киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International