«ТР ИСТҮ» ДБУ ФКК каршындагы семинар утырышы

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

2024 елның 29 февралендә директор А. Н.Кудрявцева рәислегендә «ТР ИСТҮ» ДБУ ФКК каршындагы даими эшләүче семинарның чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр тыңланды һәм тикшерелде:

Татарстан Республикасында ситуация үзәкләре реестрын актуальләштерү тәртибен эшләү турында.

Икътисади мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары һәм шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары компетенцияләре паспортларын эшләү турында.

«Үз-үзеңнең тормыш сыйфатын бәяләү» тематикасы буенча ТР ИСТҮ сайтында социологик сораштырулар үткәрү турында.

Тиешле докладлар белән макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова, директор урынбасары А. Б. Гревцов һәм социология бүлеге башлыгы Л. Ф. Казанцева чыгыш ясады.

Утырыш эшендә «ТР ИСТҮ» ДБУ Фәнни-координацион советы әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International