«2023 елда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2024 елга бурычлар турында»Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

2024 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин рәислегендә «2023 елда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2024 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды.

Чара «Казан Экспо»да энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды. Эштә Татарстан Республикасы Р.Н. Миңнеханов катнашты.

Утырышта шулай ук Кемерово өлкәсе -Кузбасс губернаторы С. Е.Цивилев, Россия энергетика министры урынбасары П. Н. Сниккарс, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары М. И. Иванов, Белоруссия, Кыргызстан һәм Үзбәкстанның энергетика тармаклары вәкилләре катнаштылар.

«2023 елда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм 2024 елга бурычлар» турында доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры О.В. Коробченко чыгыш ясады.

Киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International