2021 елның 18 мартында Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында «эшлекле һәм эшкуарлык климатын яхшырту» икътисадый үсешне тәэмин итү факторы кысаларында төзелешкә рөхсәтләр бирү һәм инженерлык инфраструктурасына тоташтыру өлешендә чараларны гамәлгә ашыру сораулары буенча киңәшмә узды.
Тема кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
Электр белән тәэмин итү челтәрләренә техник тоташтыру буенча эшләрне оештыру өлешендә төп бурычлар һәм киртәләр турында;
Түбән Кама муниципаль районында төзелешкә рөхсәт бирү һәм инженерлык инфраструктурасына тоташтыру процедураларының нәтиҗәлелеге турында;
Кулланучыларның энергия кабул итү җайланмаларын электр челтәрләренә технологик тоташтыру срокларын арттыру сәбәпләре турында;
«Бер тәрәзә» принцибы буенча электр белән тәэмин итү линияләренең үтү трассасын килештергәндә кызыксынган якларның электрон бәйләнешен оештыру өчен шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү мәгълүмат системасын сәнәгать эксплуатациясенә җибәрү турында;
«Сетевая компания» АҖ, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы Министрлыгы, «РЖД» ААҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Волговятскуправтодор» ФКУ, «Таттелеком»ГАҖ арасында инженерлык коммуникацияләре узу трассаларын килештерү буенча үзара хезмәттәшлек регламентларын эшләү һәм раслау турында;
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И., тариф сәясәте бүлеге башлыгы Куренков К. П. катнаштылар.