Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның эшчәнлеген карау буенча Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш штабы утырышы

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

2021 елның 24 мартында Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетында видеоконференция режимында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә региональ операторларның эшчәнлеген карау буенча эш штабы утырышы булып узды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

ККК белән эш итү өлкәсендә хезмәт өчен түләү җыю турында;

Актаныш һәм Әтнә муниципаль районнары буенча ККК белән эш итү өлкәсендә «Халык контроле» системасына гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре турында.

Актаныш һәм Әтнә муниципаль районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап белән әлеге районнарның башкарма комитетлары вәкилләре, шулай ук ККК белән эш итү өлкәсендәге предприятиеләр җитәкчеләре чыгыш ясады.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән тариф сәясәте бүлеге башлыгы Куренков К. П. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International