2021 елның 25 мартында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе булды.
Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:
Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын (ГИСОГД) эксплуатацияләү буенча, шулай ук Татарстан Республикасы Геопорталын тутыру һәм эшләтү регламентын билгеләү мәсьәләсе буенча тәкъдимнәр турында;
Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) эшчәнлегенең һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында» 04.02.2001 ел, № 68 Указы нигезендә, федераль күрсәткечләр өчен җаваплы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарын тыңлауга әзерлек турында;
Федераль күрсәткечләрне исәпләү тәртибе турында эшләнә торган методик рекомендацияләрнең статусын билгеләү буенча тәкъдимнәр турында;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Россия Федерациясе субъектларының югары вазыйфаи затлары (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү турында» Россия Федерациясе Президентының 04.02.2001 ел, № 68 Указы белән билгеләнгән күрсәткечләрне санау тәртибе хакында» 2007 ел, 04 февраль, 68 нче карары;
Мәгълүмат системалары базасын карау һәм анализлау нәтиҗәләре һәм аларны «мәгълүматлар фабрикасы» аша интеграцияләү турында.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А.Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч.Н., макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С.А., макроикътисади анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З.М. катнаштылар.