2021 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигматуллин җитәкчелегендә муниципаль берәмлекләр катнашында «Татарстан коммуналь челтәрләре» дәүләт унитар предприятиесен төзүнең барышы турында фикер алышу мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә катнашучыларның билгеләнгән мәсьәлә буенча тәкъдимнәре тыңланылды һәм тикшерелде.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары А.Ш. Гарипов катнашты.