Татарстан Республикасы гомуми белем учреждениеләренең һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби-уку җыеннарын оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2021 елның 26 марты, җомга

2021 елның 26 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигматуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби-уку җыеннарын оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин гомуми белем бирү учреждениеләренең һәм һөнәри белем бирү оешмаларының 10 нчы сыйныф укучылары өчен хәрби хезмәт нигезләре буенча уку җыеннары үтәргә тиешлеге турында чыгыш ясады.

«Авангард» яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү укыту-методик үзәгенең бурычлары турында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Д.И. Фәттахов сөйләде.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор А.Н.Кудрявцева катнашты һәм чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International