2021 елның 30 мартында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Р.Р. Гисмятов рәислегендә Татарстан Республикасында туристлык продуктына хезмәт күрсәтүнең цифрлы стандартын булдыру буенча эшче төркем булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты һәм «ТИСБИ» Идарә университетының җитәкче хезмәткәрләре катнашты. «ТИСБИ» вәкилләренең туристик хезмәт күрсәтү һәм аны цифрлаштыру өлкәсендә белем бирү процессы стандартын оештыру буенча тәкъдимнәре тыңланды, шуннан соң әлеге мәсьәлә буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаветдинова катнаштылар.