Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары структурасын камилләштерү мәсьәләләре буенча эш төркеме утырышы

2024 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елның 18 гыйнварында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы И.М. Гарипов рәислегендә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Совет каршындагы Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары структурасын камилләштерү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.

Утырышта «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендә вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру мәсьәләсе тикшерелде.

Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В. Н.Кудряшев һәм «ТР ИСТҮ» ДБУ директоры А. Н. Кудрявцева чыгыш ясадылар.

Шулай ук киңәшмә эшендә директор урынбасары А.Б. Гревцов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International