ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең төп юнәлешләре:
- Социаль-икътисади үсеш тенденцияләрен анализлауга таянып, Татарстан Республикасының дәүләт Хөкүмәте өчен идарә итү карарларының проектларын әзерләү һәм республика эшчәнлегенең төрле тармакларында үсешенең прогнозларын эшләү;
- Аерым тармаклар һәм эшчәнлек төрләренең үсеше буенча тәкъдимнәр әзерләү;
- Социаль-икътисади үсеш программаларын эзерләү;
- Предприятияләр эшчәнлекләренең җитештерү һәм хуҗалык аудитын уздыру;
- Предприятияләр хәләтенең мониторингын уздыру;
- Аналитик һәм информацион хезмәт күрсәтү.
ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” түбәндәге юнәлешләр буенча төп катнашучы һәм оештыручы:
- социаль-икътисади программалаштыру;
- икътисади үсешенең региональ программалары;
- Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте;
- социаль-икътисади үсешенең тармаклы программалары;
- идарә итү технологияләре һәм башкалар.
ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” Россиядә әйдәүче аналитик үзәкләренең берсе буларак санала. Аның материаллары Россия Федерациясе субъектларында һәм фәнни үзәкләр буенча киң таралган.
ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең белгечләре Федерациянең күп субъектларында дәүләт идарә итү органнарының консультантлары булып торалар.
Соңгы яңарту: 2023 елның 25 декабре, 17:27