Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында кулланучы бәяләрнең динамикасын анализлау, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя кую өчен сәбәпләрне һәм факторларны билгеләү буенча ведомствоара эшлекле төркем утырышы узды.
Утырышта катнашучылар гамәлдәге импортны алыштыру программасы кысаларында регионда инфляцияне тизләтүнең потенциаль куркынычлыгы һәм факторлары мәсьәләләре, Татарстан Республикасында уңыш җыю агымдагы вәзгыятен бәяләү һ.б. турында фикер алыштылар.
Киңәшмә эшендә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары, комиссия әгъзасы Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.