Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 2017 елда 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 3 мең 621 тикшерү уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 иминлек техникасын бозу факты ачыкланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Балаларны савыктыру лагерьларына, булдырылучы ресурс үзәкләренә (колледжларга), яшүсмерләр клубларына, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә һәм Татарстан Республикасы муниципаль архивларына капремонт эшләре тәмамланган.
Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды шулай ук үз программаларын үтәгән. Бүгенгә төрле торак пунктларында 254,4 км су белән тәэмин итү челтәре сузылган, 38 су җыю манарасы корылган, 44 артезиан скважинасы борауланган һ.б.
Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А. Н. Кудрявцева катнашты.