ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”ндә Фәнни-координацион советының утырышы узды.
Татарстан Республикасы Бүленгән ситуацион үзәгенең һәм Региональ ситуацион үзәге катнашучыларның үзара хезмәттәшлек итүнең регламентын эшләү буенча макроикътисадый анализ бүлеге мөдире Баһаветдинова Е. В. сөйләде.
Финанс хәлен анализлау моделе,алгоритмын һәм предприятиеләрнең бөлгенлеген (банкротлыклыгын) фаразлауны предприятиеләрнең икътисады бүлеге мөдире Сагдеев Т.Н. тәкъдим итте.
Региональ сәясәт бүлегенең баш белгече А.А.Шишко Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында законнар чыгару өлкәсендәге соңгы үзгәрешләр турында хәбәр итте.
Икътисад яңалыкларын тарифлар сәясәте бүлегенең әйдәүче белгече Н.Тураев китерде.