Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2017 елдагы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында сүз барды.
Киңәшмәдә ДБУ "Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Даутов Р.М. катнашты.