Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләрен тапшырды.Сәнәгать, икътисад, мәдәният, мәгариф, медицина һәм башка өлкәләрдә үзләрен иң яхшы яктан күрсәтүче республикасыбызның 46 кешесе лауреат булдылар.
ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры Алевтина Николаевна Кудрявцева «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» Ордены белән бүләкләнде.