Кама икътисадый районы територриясендә урнашкан эре предприятияләр (ААҖ “КАМАЗ”, ААҖ “Химический завод им. Л.Я.Карпова, АЧҖ «Менделеевсказот», ААҖ “Нефтекамснефтехим”, ААҖ “Нижнекамскшина”), министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында 2011 нчы елның 15-16 нчы декабрендә күчмә эксперт сессиясе булып узды.
Әлеге җыелышның максаты - Татарстан Республикасы територриясендә бөтендөнья дәрәҗәсенә җиткерелгән конкурентлыкны булдыра ала торган територриаль кластерын төзү. Кама икътисадый районының төп кластерлары билгеләнеп уздырылды.
Эксперт сессия эшендә Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенең директоры А.Н. Кудрявцева, региональ сәясәт бүлегенең мөдире Р.М.Даутов һәм баш белгече А.А.Шишко катнаштылар.