Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстан Республикасының хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясе һәм балигъ булмаганнар балаларның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең уртак утырышы узды. Анда, шул исәптән, Татарстан Республикасы 25.04.2015 елның №33-ТРЗ нче номерлы “Татарстан Республикасында тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары” Законын гамәлгә ашыру, яшәү урыны буенча яшьләрнең ялын оештыруда социаль-мәдәни, спорт-сәламәтләндерү учреждениеләренең роле, социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау, һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.