ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислеге астында хезмәт хакы, керемнәр һәм тормыш дәрәҗәсе буенча һәм ТР Прокуратурасы катнашында хезмәтне саклау буенча бердәм утырыш үткәрелде. Әлеге утырыш видеоконференция режимында узды.
Утырышта катнашучыларның игътибарына Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә булдырыла торган чаралар турында кыска видеоролик тәкъдим ителде.
Әлеге утырышта тормышының барлык өлкәләрендә кешеләрнең сәламәтлеген саклау һәм хезмәтнең зарасыз булуын күзәтчелек эшен булдыру, кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәләрендә хезмәтне саклау эшен үстерү кирәклеге турында сораулар каралды.
Утырыш азагында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Россия Федерациясе социаль иминият Фонды Дәүләт учреждениясе - Татарстан Республикасы буенча җирле бүлегекчәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтлегенең ТР(Татарстан) буенча идарәсе арасында үзара тәэсир итешү Регалментына кул куелды.
Утырышта Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.