Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында Татарстан Республикасы финан министры Р.Р.Гайзатуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы системага күчерү буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә барышында, шул исәптән, Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы системага күчерү өчен өстәмә финанс ресурсларының күләмен прогнозлау сораулары каралды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль прогнозлау бүлегенең мөдире Е.С.Грызунова катнашты.