2018 нче елның 18 нче апрелендә Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетында җылылык энергиясен тапшыру вакытында технологик югалтуларның нормативларын, җылылык энергиясен җитештергәндә ягулыкның чагыштырма чыгым нормативларын һәм җылылык энергиясе чыганакларында ягулык запаслары нормативларын раслау буенча вәкаләтләрне тапшыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" тариф сәясәте бүлегенең мөдире К.П.Куренков катнашты.