2018 нче елның 20 нче апрелендә Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында куллану бәяләренең динамикасын анализлау, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя куюның сәбәпләрен һәм факторларын билгеләү буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды. Утырышта 2015-2017 елларда Татарстан Республикасында инфляциягә акчалы булмаган факторларының йогынтысы каралды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары О.В.Миронов катнашты.