2018 нче елның 7 нче маенда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча һәм спорт Министрлыгында физик культура һәм спорт өлкәсендә эшчәнлеген башкара торган өстәмә белем бирүче оешмалар челтәрләрен модернизацияләү буенча киңәшмә узды. Беренче этапта яңа учреждениеләр хәзерге вакытта гамәлдә булган өстәмә белем бирүче оешмаларга тиңләнәчәк.
Алга таба спорт инвентаренә, уку-укыту-күнекмәләр җыеннарына һәм ярышларга кирәкле чыгымнарны исәпләгәннән соң һәм башкарма хакимият органнары белән килешкәннән соң өстәмә финанс чаралары биреләчәк.
Киңәшмәдә доклад белән ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.