2018 нче елның 7 нче маенда Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республикабызның муниципаль районнарда пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә доклад белән ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.