Татарстан Республикасы белән Кама икътисади районының 2020 нче елга кадәр үсеш концепциясенең проекты эшләнә

2012 елның 31 гыйнвары, сишәмбе
ТР ИкътисадМинистрлыгында булып узган җыелышта Кама икътисади районының үсеш концепциясенең проекты территориаль кластерлар үсеше пилот проектларының берсе булып билгеләнде.
Рәсәй Федерациясенең Президенты Д.А. Медведев Рәсәй Федерациясенең Хөкүмәтенә территориаль кластерлар үсешен билгеләүче пилот проектларына карата конкурс сайлаулары уздырырга йокләде.
Әлеге конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы белән Кама икътисади районының 2020 нче елга кадәр үсеш концепциясенең проекты эшләнә. Аның составына Яр Чаллы шәһәре, Алабуга, Зәй, Менделеевск, Кама Тамагы, Тукай муниципаль районнары керә.
Әлеге территориядә урнашкан югары уку йортлары һәм предприятиләрнең бердәм эшчәнлеге өлкәсендә югары фәнни-белем, фәнни-техник һәм инновацион потенциал иң мөһим сайлау критерияләрнең берсе булып тора.
Әлеге җыелышта Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International