2018 елның 19 июлендә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ндә Ситуацион үзәгенең эшчәнлеге буенча белем бирү семинары оештырылды. Бүленелгән Ситуацион үзәгенең концепциясе белән ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева таныштырды.
«Татарстан Республикасы бүленелгән ситуацион үзәген оештыру мәсьәләләре. Татарстан Республикасы бүленелгән ситуацион үзәге системасында җирле үзидарә органнарының роле» презентациясе белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Ситуацион үзәкнең эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең идарә башлыгы урынбасары Алексеев В. Г. чыгыш ясады.
ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең» макроикътисади анализ бүлегенең башлыгы Е.В.Баһаветдинова «Туризм буенча күрсәтелгән хезмәтләр аша бюджетка килгән кертүләрне бәяләү» мәгълүмати-аналитик моделенең мөмкинлекләре турында сөйләде.
Социология бүлегенең башлыгы Л.Ф.Казанцева «Социаль-мәдәни өлкәсендә бюджет чыгымнарының хезмәт хакы һәм эшләүчеләр саны күләменең йогынтысын бәяләү» презентациясен тәкъдим итте.
Социаль программалаштыру бүлегенең башлыгы Е.С.Грызунова
«Татарстан Республикасы социомәдәни өлкәсендәге оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләренең хезмәт хакын бәяләү» моделен күрсәтте.
ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» белгечләре белән үзара хезмәттәшлек турында ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина мәгълүмати юнәлешле чыгыш ясады.