Фәнни-белем кластерының административ группасының киңәйтелгән утырышы

2012 елның 11 марты, якшәмбе
Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенен директоры  А.Н.Кудрявцева җитәкчелегендә ТРда сәүдә, индустрия һәм кунакчылык, сервис һәм уңайлыклар өлкәләренә караган фәнни-белем кластерының административ группасының киңәйтелгән утырышы булып узды. Әлеге утырышта югары уку йортларының ректорлары да катнашты.

Фәнни-белем кластерының координацион жыелышының рәисе Р.Ф.Моратов Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенә фәнни-белем кластерын координацияләү эшен башкарырга йокләде.
 Административ группа әгъзалары “Яңа Тура” технополисының проектын тормышка ашыруга багышланган сорауларны карап уздылар.
Утырыш эшендә идарә технологияләре бүлегенең баш белгече И.И. Гиниятов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International