Икътисади һәм социаль әһәмияткә ия булган предприятиеләрнең һәм оешмаларның икътисади тотрыклылыгын арттыру һәм бөлгенлеккә төшүенә юл куймау буенча ведомствоара киңәшмә утырышы булып узды

2012 елның 12 марты, дүшәмбе
Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашыручы эре, икътисади һәм социаль әһәмияткә ия булган предприятиеләрнең һәм оешмаларның икътисади тотрыклылыгын арттыру һәм бөлгенлеккә төшүенә юл куймау буенча ведомствоара киңәшмә утырышы булып узды. Утырышны ТРның Премьер-министры И.Ш.Халиков үткәрде.
Утырышта республиканын эре, икътисади һәм социаль әһәмияткә ия булган предприятиеләрнең һәм оешмаларның финанс тотрыклылыгын үстерү максаты белән исемлеген формалаштыру һәм мониторингын үткәрү; устав капиталы дәүләткә караган һәм дәүләткә карамаган өлеше булган дәүләт унитар предприятияләрнең һәм акционерлык җәмгыятьләрнен икътисади тотрыклылыгын арттыру һәм финанс сәламәтләндерү процедураларын үткәрү; ведомстволарга буйсынучы предприятиләрнең икътисади тотрыклылыгын арттыру буенча чаралар һәм башкарылган эшләр буенча сораулар каралды.
Утырышта Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенен директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International