Татарстан Республикасында банкротлык процедурасының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм арбитраж идарәчеләр эшчәнлегенең мәсьәләләре буенча утырыш

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәтенең Идарәсендә башкарма хакимият органнары җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлек итү ведомствоара эшче төркем утырышы узды.  Анда Татарстан Республикасында банкротлык процедурасының нәтиҗәлелеген күтәрү һәм арбитраж идарәчеләр эшчәнлегенең мәсьәләләре каралды.

Предприятиеләр икътисады бүлеге башлыгы Сагдеев Т. Н. арбитраж идарәчеләр һәм Татарстан Республикасында үзрегуляцияле арбитраж идарәчеләре оешмалары рейтингы турында сөйләде, алар белән безенең сайтта танышырга була.

Моннан тыш, Татарстан Республикасында банкротлык процедурасы нәтиҗәлелегенең үзгәрешләр динамикасы турында хәбәр итте.

Утырышта  шулай ук ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор урынбасары  О.В.Миронов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International