2018 елның 31 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында күп балалы гаиләләргә куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итү мәсьәләсе буенча муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары белән киңәшмә узды. Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министрлыгы киңәшмәдә катнашучыларны күп балалы гаиләләргә куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итү буенча алып барылган эш турында мәгълүматлар белән таныштырды.
Киңәшмәдә ДБУ «икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең социология бүлеге башлыгы Л.Ф. Казанцева катнашты.