2018 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты
Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы вәкилләренең Стэнфорд Университетының бизнес-мәктәбендә узган мәгариф стажировка нәтиҗәләре буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар узган стажировкада укыту нәтиҗәләре һәм өйрәнгән тәҗрибәләре буенча үз тәкъдимнәре турында сөйләделәр.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.