2018 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча (2018 елның октябрь аендагы отчет мәгълүматлары нигезендә) киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре рәсми сайтларында Татарстан Республикасы дәүләт телләрендә мәгълүматны урнаштырганда синхронизация буенча башкарылган эшләр нәтиҗәләре тыңланды һәм тикшерелде.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.