2018 нче елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы финанс Министрлыгында сәламәтлек саклау учреждениеләренең гомуми тармак белгечлекләре хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүне окладлы түләү системасына күчү мәсьәләсе буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.
Анда финанслау ихтыяҗларын билгеләүдә хисаплы модельләрен төзү өчен концептуаль алымнары һәм, шулай ук, эшче төркем катнашучылары арасында йөкләмәләре бүлү сораулары каралды.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социаль программмалаштыру бүлегенең башлыгы Е.С.Грызунова катнашты.