2018 елның 15 декабрендә Казан ратушасында Татарстан Республикасы финанс Министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык Идарәсенең коллегияләренең уртак утырышы узды.
Утырышта 2018 елдагы республиканың көтелгән берләштерелгән бюджетын үтәү нәтиҗәләре, Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының киләсе елга бурычлары турында фикер алыштылар.
Утырышта ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.