“Бөтендөнья сәүдә оешмасы кысаларында эшлибез” дип исемләнгән программа буенча тынлаулар уза

2012 елның 15 мае, сишәмбе
Бүген Санкт-Петербург дәүләт университетының бөтендөнья сәүдә оешмасы кафедрасында “Бөтендөнья сәүдә оешмасы кысаларында эшлибез” темасы буенча Татарстан Республикасының вәкилләрен, икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенең белгечләрен укыту башланды.  
Семинар программасы 3 көнгә исәпләнгән һәм алдагы сорауларны карауны планлаштыра:
1. Бөтендөнья сәүдә оешмасының барлыкка килүе. Бөтендөнья сәүдә оешмасының килешүләренең структурасы. Бөтендөнья сәүдә оешмасының төп функцияләре. Халыкара сәүдә системасының төп принциплары.
2. Тарифлар һәм сәүдә буенча генераль килешү.
3. Булышлыклар сәүдәсе буенча генераль килешү.
4. Авыл хуҗалыгы продукцисен базарга кертү юлларын җайлаштыру. Өлкәне җайга салу буенча бөтендөнья тәҗрибәсе. Авыл хуҗалыгы буенча бөтендөнья сәүдә оешмасының Килешүе.
5. Халыкара сәүдәсе һәм халыкара инвестицион хезмәттәшлек арасында бәйләнеш. Бөтендөнья сәүдә оешмасының системасында инвестицияләрне җайга салу кагыйдәләре. Азатлы  икътисади зоналар.
6. Интеллектуаль милек һәм сәүдәне саклау хокуклары.
7. Милли җитештерүчеләрне чит ил конкуренциясеннән саклау чаралары.
8. Бөтендөнья сәүдә оешмасы кысаларында бәхәсләрне җайлау механизмы.
9. Бөтендөнья сәүдә оешмасына Рәсәй юлы. Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү кагыйдәләре. Бөтендөнья сәүдә оешмасы һәм Рәсәй. Рәсәйнең бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы регионнар һәм сәнәгать өлкәләре өчен булган йогынтысы.
Уку нәтиҗәләре буенча тынлаучыларга таныклык биреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International