2019 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция Министрлыгы йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Анда юстиция министры Заһидуллин Р.И “Юстиция Министрлыгының 2018 елдагы эш нәтиҗәләре турында һәм 2019 елга бурычлар” темалы доклад белән чыгыш ясады.
Шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сабурская С.Х. «2014-2018 елларда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Стратегиясен” гамәлгә ашыру турында сөйләде.
Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директор ярдәмчесе Зарипов А.И. катнашты.