Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2019 елның 5 февралендә Попов исемендәге технопаркта
(Иннополис шәһәре) Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды.  Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының 2018 елда эш йомгаклары турында һәм 2019 елга бурычлар  турында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары –мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Р. Шәйхетдинов төп доклады белән чыгыш ясады.

Очрашуда катнашучылар тармакны үстерү, Россиядә цифрлы икътисад һәм Татарстан Республикасында бердәм электрон мәгълүмат киңлеге булдыру буенча актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр.

Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International