Казанда полилингваль белем бирү комплексы концепциясе буенча киңәшмә

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе, Республика «Яңарыш» Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Казанда полилингваль белем бирү комплексы концепциясе буенча киңәшмә үткәрде.

«Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплексы концепциясен Казандагы «№165 урта гомуми белем бирү мәктәбе» директоры А. Шәмсетдинов тәкъдим итте.

Очрашуда катнашучылар өчтеллек  шартларында балалар белән эшләү вакытында кирәкле методиканы  сайлап алуның гаять зур әһәмияте  турында фикер алыштылар һәм укытучы, тәрбияче кадрларларын әзерләү һәм концепцияне эшләп бетерү  буенча үз тәкъдимнәрен керттеләр.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директор Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International