Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә Министрлыгының уртак коллегия утырышы булды.
Анда 2018 елдагы эш нәтиҗәләре, 2019 елга бурычлар һәм 2024 елга кадәр перспективалар турында фикер алыштылар. Дөнья икътисадындагы әкрен үсеш темпларына карамастан, Татарстанда икътисади үсеш тенденцияләренең саклануы турында Татарстанның икътисад министры Фәрит Абделганиев үзенең докладында билгеләп үтте.
Бүгенге көндә 85 эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы объектлары эшли, аларның күбесе (54) авылларда һәм кече шәһәрләрдә урнашкан. Тулаем алганда, үсеш бер ел эчендә - 10 инфраструктура объектлары һәм 3 мең яңа эш урыны. Якын елларда аларның санын 100гә җиткерү күздә тотыла.
Татарстанның икътисад министры Фәрит Абделганиев хәбәр иткәнчә, бүген республика 47 федераль проектларда катнаша һәм өч ел дәвамында аларны тормышка ашыруга 48,5 миллиардтан сумнан артык бюджет акчасы юнәлдереләчәк.
Чыгыш барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, район башлыкларының эш нәтиҗәлелеген хәзер кече һәм урта эшмәкәрлек индикаторлары ярдәмендә бәяләп булачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, закон проектын тәкъдим итеп, узган елда сәнәгать һәм сәүдә эш нәтиҗәләрен билгеләп үтте һәм сәнәгать җитештерүе 2017 ел күрсәткечләр күләменнән артып китүен , аның 2 трлн 818 млрд сум тәшкил итүен хәбәр итте.
Тармакларның динамикасына нәтиҗә ясап, түбәдәгене әйтергә булса, 2016 һәм 2017 елларда локомотив булып машина төзелеше иде, хәзер исә-энергетика һәм нефть эшкәртү.
Әлеге чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.