2019 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча 2019 елның гыйнваренда башкарылган эш нәтиҗәләре турында киңәшмә үтте. Анда Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру буенча план күрсәткечләрен үтәү мониторинг нәтиҗәләре турында кайбер министрлык җитәкчеләре чыгышлары тыңланды һәм тикшерелде.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» социология бүлегенең башлыгы Казанцева Л.Ф. катнашты.