Татарстан Республикасы Алабуга, Лаеш һәм Яшел Үзән муниципаль районнарында җирле үзидарә органнарының ситуацион үзәкләре пилот проектларын булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2019 елның 12 марты, сишәмбе

2019 елның 12 мартында ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» ндә Татарстан Республикасының Алабуга, Лаеш һәм Яшел Үзән муниципаль районнарында җирле үзидарә органнарының ситуацион үзәкләре пилот проектларын булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» белгечләре катнашучыларга муниципаль районнарының ситуацион үзәкләренә кертү өчен тәкъдим ителгән мәгълүмати-аналитик модельләрне күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары О.А. Степущенко Татарстан Республикасы Бүленгән ситуацион үзәгендә бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләреның ачык һәм ябык конторалар арасында элемтә буларак роле турында хәбәр итте.

Киңәшмәдә Алабуга, Лаеш һәм Яшел Үзән муниципаль районнарының җирле үзидарә органнары вәкилләре, ТР гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары һәм ТР Икътисад министрлыгы вәкиле катнашты.

Киңәшмә эшендә шулай ук ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина, макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е.В., төбәк сәясәт бүлеге башлыгы Мулукова Л. И., төбәк сәясәте бүлеге баш белгече
Шишко А. А. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге баш белгече Әхмәтҗанова З.М. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International