2019 елның 29 мартында «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта социаль өлкә оешмалары эшчәнлегенә бәйсез бәя бирүне һәм алар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына бәйсез бәя бирүне дә кертеп, Татарстан Республикасында иҗтимагый контроль торышы һәм нәтиҗәлелеге мәсьәләләре турында фикер алышу буенча киңәшмә узды.
"Татарстан Республикасында мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәйсез бәяләү” турындагы хәбәр белән ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең бюджет өлкәсе мониторингы бүлеге башлыгы Җиһаншина Л. А. чыгыш ясады.