Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигъмәтуллин катнашында калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин катнашында калдыклар белән эш итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

 Очрашуда катнашучылар каты коммуналь калдыклар җыюны оештыру, каты көнкүреш калдыкларын ташу, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү хезмәтләре өчен түләүләрне җыю һәм Татарстан Республикасында әлеге хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыру буенча мәгълүматлар базасын булдыру белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

 Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры А. Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International