“Мәктәпкә жыенырга ярдәм итү” акциясендә катшнашу

2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасында 2012 нче елның 1нче сентябреннән алып 25 сентябрьга кадәр  “Мәктәпкә жыенырга ярдәм итү” акциясе уздырыла. Әлеге акция күп балалы гаиләләрдә үсүче, быел 1 нче класска баручы балаларга ярдәм чарасы буларак оештырыла.
Быелгы яңа уку елында Татарстан Республикасында беренче класска 37211 бала укырга бара. Алар арасында аз милекле гаиләләрдә үсүче балалар бар.

ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең белгечләре әлеге акциясен хуплап, беренче класс укучысына мөһим булган барлык уку кирәк-яракларын сатып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International