2019 елның 26 июлендә Татарстан Республикасының “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ бинасында Татарстан Республикасы шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру буенча “акыллы шәһәр” төбәк проектын гамәлгә ашыру турында киңәшмә узды. Анда “акыллы шәһәр” төбәк проекты паспортын раслау һәм аны тормышка ашырганда компетенцияләр үзәге вәкаләтләрен бирү мәсьәләләре каралды.
Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева катнашты.